Добавить новость
Новости сегодня

Мин кайттым (яңа әсәрдән өзек)

Әфган сугышында һәлак булган Рамил Ибатов истәлегенә

Нурлыбанат апа тагын урын өстенә ятты әле. Йөрәкнең соңгы көннәрдә бер генә дә хәле юк. Әхмәтшасы вафатыннан соң бик биреште карчык. Соңгы араларда Рамиле дә төшләренә бик еш керә башлады. Хәерлегә булсын. Кышның соңгы көне бүген. Җиргә тагын яз килә. Тиздән улы Рамилнең яраткан куаклары сиреньнәр дә чәчәк атарлар. Аның чишмәсе яныда үскән талсылуларда кошлар сайрый башлар, тормыш дәвам итә бит ул. Яшисен яшәлде бугай инде. Хәзер бик елаганы да юк инде Нурлыбанатның. Күз яшьләрен улы вафаты алып китте бугай. Тешләрен кысты, атылып чыгардай булып типкән кошчык төсле йөрәген учлады да яшәргә тырышты. Бик елады ул. Үкси-үкси елый иде, хәтта битеннән тәгәрәп төшкән күз яшьләрен сөртеп өлгерә дә алмый иде... Ап-ак шәле иңеннән шуып төшеп бара икән лабаса. Карчык торып утырды. Ни дип менеп ятты соң әле ул көпә-көндез, әнә, намаз вакыты җитә. Икендесен укып алса, ахшамга да озак калмас. Бу айда уйлар күп килде башына. Һич кенә дә аерылып булмый шулардан. Февраль кергәннән бирле җанына урын таба алмый тилмерә. Җәйгә чыккач, улы Наил энесенең чардуганын яңартырга хыялланып йөри әнә. Алла боерса, ул да күрер әле. Кайгы яшьләре бала хәсрәтен барыбер юып китә алмадылар. Әче иделәр алар, бигрәк әче иделәр. Әллә эчтән, йөрәктән чыкканга шулай булдылар микән... Бу кеше дигән затың бигрәк түзем инде, йа Раббым. Салкынына да, эссесенә дә түзә. Күтәрмәслек шатлык-сөенеч тә күзләргә тула, җан өшерлек явыз, җәбергә дә түзә бит... Намаз ахырында тагын барча әрвахларга дога кылды. Улына аерып дога кыла ул. Йөрәк парәсе бит, җан ярасы. Гомер буе хезмәт белән узды аның тормышы. Әхмәтшасы белән урман да кисте, йорт та җиткезде, мал-туарын да күп итеп асрадылар. Шуның өстенә әле аның тагын бер хезмәте булды – ул төн йокыларын калдырып шәл бәйләде. Күршеләренә, белеш-туганнарына гел ярдәмгә килде, күңелләре яралы кешеләрне үзе кайгы хәсрәт кичергәнгәдер инде, якын итте, кайгыларын урталай бүлеште. Нурлыбанат үз-үзен белгәннән бирле, хезмәт аның юлдашы булды...

Гөлнур Әхмәдуллина,

Балык Бистәсе.

Фото: http://www.altyn-orda.kz/page/375/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *