Добавить новость
Новости сегодня

Бүген Әлки муниципаль район советының утыз сигезенче утырышы булып үтте

Бүген муниципаль район советының утыз сигезенче утырышы булып үтте. Аны район Советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов алып барды.  Утырыш эшендә  Татарстан Дәүләт Советының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү буенча бүлек мөдире урынбасары Ришат Хафизов катнашты. Район мөхтәсибе, Базарлы Матак чиркәве настоятеле дә чакырылган иде.
Район советы утырышының көн тәртибенә унике мәсьәлә куелды. Конфессияләр һәм милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең торышы, районда җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлар турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова доклад ясады. Көн тәртибендәге әлеге мәсьәлә буенча үз фикерләрен  Түбән Әлки мәдәният йорты мөдире Рәмзия Галәветдинова, Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова, П.Хузангай музее директоры Олег Мурзин җиткерделәр.
РФ Эчке эшләр министрлыгы район бүлегенең 2014 ел эш нәтиҗәләре турында бүлек начальнигы Сергей Ерыганов чыгыш ясады. Аның чыгышы буенча фикер алышуда ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәис Сафин, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нурания Заһидуллина катнашты.
2014 ел район бюджетының үтәлешен район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин анализлады. Ә район контроль-счет палатасының  узган елдагы эшчәнлеге хакында аның рәисе Андрей Агапов сөйләде.
2014 елда районда кеше һәм гражданин хокуклары һәм ирекләренең үтәлешенә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең безнең райондагы ярдәмчесе Фәридә Яруллина бәя бирде. Аннары депутатлар район советының юридик бүлек начальнигы Рузия Гарипованың һәм район башлыгының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча ярдәмчесе Ольга Куракованың мәгълүматларын тыңладылар. Утырышта каралган мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.
Район советы утырышында район үзәк китапханәсе директоры Татьяна Петухова һәм Югары Әлки клубы мөдире Фәния Минһаҗева Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *