Вәкаләтле вәкил кабул итәчәк
14 майда районга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның килүе көтелә.
Ул 11.00-13.00 сәгатьләрдә гражданнарны кабул итәчәк. Вәкаләтле вәкил белән очрашырга теләүчеләр (843) 236-41-80, 21-7-56, 21-7-57 телефоннары аша шылтыратып, алдан язылып куя алалар. Кабул итү район хакимияте бинасының икенче катында була.

