Добавить новость
Новости сегодня

Бик яшь килеш киттең син...

Сарсаз-Баграж авылында яшәгән сеңлем, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Равия Фаиз кызы Утяганова бер ел элек арабыздан китте. Бу юллар аны юксынудан туды.

Матур гына җәйләр җитеп килә,

Сеңлекәшем, сине сагынып.

Болыннарда җиләкләрең пешә,

Көтә алар, сине сагынып…

Яланнарда ап-ак ромашкалар -

Син яраткан, синең чәчкәләр.

Чәчәкләргә карап сагынам,сеңлем,

Матур алар, синең кебекләр.

Бик яраттың, сеңлем,  табигатьне,

Анда үскән һәрбер үләнне,

Анда үскән матур чәчәкләрне,

Анда йөргән һәрбер бөҗәкне.

Җир дә  сине бик яратты,  сеңлем,

Мул бирде ул сиңа җимешне.

Яраткангадырмы... Бик яшь килеш

Үз куенына алды гомереңне…

Үзең дә бит, сеңлем,  җәй аенда

Дөньяларга аваз салдың син.

Бик тә матур язның   бер көнендә

Арабыздан китеп барды син.

Озакламый синең  туган көнең,

Җир астында тула илле икең.

Тыныч йокла, сеңлем,  оҗмахлы бул!..

Бик яшь килеш, сеңлем, син киттең…

*   *   *

Кичләр җиткәч кайтырмын  мин

Күбәләк булып очып.

Иркәләрмен мин сезне,

Иңнәрегезгә кунып.

Кунармын мин чәчәкләргә,

Яраткан гөлләремә.

Кунармын мин, кызым,   чәчләреңә,

Нур бөркеп тәннәреңә.

Беләм, кызым, юксынасың,

Бик сагынасың мине.

Күзләреңнән яшьләр    кипми,

Бик бетермә үзеңне.

Син бит кирәк абыеңа,

Терәк бит син әтиеңә.

Нык бул, кызым, сабыр бул,

Тормыш дәвам итә ул!

Мин дә сине онытмам,  балам,

Бирермен киңәшемне.

Төшләреңә кереп булса да

Үбәрмен күзләреңне,

Сыйпармын чәчләреңне…

Бик яраткан чәчәгемә

Эндәш, кызым, «әнием»,   дип

Мин дә башым иярмен

Хәлең ничек, бәбием, дип.

 

Гөлүзә Гыйльфанова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *