Добавить новость
Новости сегодня

Балаларның начар туклануы буенча Әлмәт беренче урында

40-50 яшьлекләрдә генә була торган авырулар балаларда ачыклана башлаган. Балалар бакчаларында туклану системасы белгечләрдә шик уятты.

 “Бәләкәч” балалар бакчасында мәгариф идарәсе ата-аналар белән очрашу уздырды. Конференция бакчалардагы туклану проблемаларына багышланган иде. Чарага район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Заһретдинова, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең бакчалар буенча урынбасары Инна Гайфуллина да килгән иде. Шулай ук табиб-эндокринолог, балалар хастаханәсе каршындагы “Сәламәтлек” балалар үзәге җитәкчесе Гөлнара Шәфигуллина да чарага чакырылган иде. Аның чыгышы күпләрне тетрәндерде:

- Әлмәттә соңгы 5 елда барган үзгәрешләрнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын берегез дә күз алдына китерә алмый. 20 ел эш тәҗрибәмдә мондый хәлгә тарыганым булмаган иде. Шикәр диабеты, симерүнең иң куркыныч 4 нче стадиясе, гәүдә авырлыгы дефициты кебек авырулар балалар арасында киң колач җәйде. Елына 15 балада шикәр чирен ачыклыйбыз. Алдагы елларда иң күбе дигәндә 5-6 балада була иде ул чир. Кайчакта безгә авырлыгы 150 килограмм булган, ә кан басымы 200 дән арткан яшүсмерләр килә! - диде ул.

Ә соңгы вакытта гына Әлмәт районында куелган “рекорд”тан чәчләр үрә торырлык. 40-50 яшьлекләрдә генә була торган ашказаны җәрәхәте авыруы диагнозын (прободная язва желудка, ашказаны тишелеп, ризык бүксәгә китә) 6 яшьлек әлмәтлегә куйганнар!

Ата-аналар конференциясендә борчыган сорауларга җавап эзләделәр, бакчалардагы туклану системасы белән якыннанрак таныша алдылар. Һәммәсе дә мондый очрашуларны ешрак уздырырга кирәк дигән фикердә калды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *