Әлмәттә кияү белән кәләш Георгий тасмалары киеп язылышты
Ветераннарга хөрмәт хисләрен яшьләр әнә шулай итеп туй көнендә белдерде.
Илдар белән Янаның ЗАГСтагы язылышу тантанасы гадәти сценарий буенча әзерләнгән иде. Аларны башкалардан бары тик түшләренә кадалган Георгий тасмалары гына аерып торды.
– Безне алда Зур бәйрәм көтә – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Бүген без азат, тыныч илдә үзебезнең туй көнебезне уздыра алуыбызга сөенеп, ветераннарга рәхмәт белдерәбез, – ди Яна һәм Илдар Ибатуллиннар.
”Георгий лентасы” акциясе ЗАГСта “Игелекле язгы атна” кысаларында уздырылган. Бер сәгать эчендә акциягә 5 пар теләкләшлек күрсәткән.
25 апрель көнне ЗАГСта “Игелекле ишегалды” акциясе дә оештырылган. Бу көнне яшьләр ЗАГС территориясендә агачлар утырткан.

