Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәй медецина хезмәткәрләре - оста спортчылар (фотолар)

Зәйдә медицина хезмәткәрләренең төбәк спартакиадасы узды. Анда Зәй үзәк дәваханәсе коллективыннан тыш. Сарман, Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Ютазы районнары командалары катнашты. Шәһәрнең 7нче мәктәбендә спартакиаданы ачу тантанасыннан соң, командалар төрле спорт объектларында йөзү, эстафета, шахмат,  ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында волейбол, аркан тартышу, өстәл теннисы буенча ярышларда көч сынашты.

- Медицина хезмәткәрләре спартакиадасы берара тукталып торган иде, хәзер аны быелдан республика күләмендә яңадан торгызу карар ителде. Беренчедән, бу сәламәтлек өчен бик мөһим булса, икенчедән, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап медицина хезмәткәрләре башкаларны, үз артыннан ияртүне күздә тота. Безнең хезмәткәрләр анда бик теләп катнашалар, беренче булу теләге дә бик зур, шуның өчен алдан тренировкалар даими төстә үтте, - ди үзәк дәваханә баш табибы Рим Әмиров.

Чыннан да үзәк дәваханәнең кызлар волейбол командасы, шәһәрнең 4нче мәктәбендә көнаралаш шөгыльләнеп тәҗрибә туплады.

-Без инде озак еллар дәвамында үзебезнең волейбол командасын төзеп, ярышларда нәтиҗәле уеннар күрсәтәбез. Бу төр спорт бик ошый, тренировкалардан да арып түгел, җиңеллек алып кайтабыз, - дип ассызыклый хирургиянең өлкән шәфкать туташы Елена Рафаилова.

Актаныштан баш табиб урынбасары Рөстәм Мотаһиров та үз волейбол командаларының көчле булуын әйтә. Алар, дәвалау бүлекләре арасында үзара волейбол ярышлары оештырып иң-иң уенчыларны сайлап алганнар.

Йөзү, аркан тартышу, өстәл теннисы ярышлары да  киеренке һәм шул ук вакытта бик кызыклы булды. Нәтиҗәдә гомум команда исәбе буенча зәйлеләр - беренче, Сарман - икенче, Ютазы өченче урынны алды. Җиңүче команда исә спартакиаданың финалында район данын яклаячак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *