Балык Бистәсендә яшәүче ӘСГӘТ ҖИҺАНГӘРӘЙ улы СИТДЫЙКОВның 2 нче майда туган көне
Кадерлебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез.
Сиңа саулыкның ныгын, бәхетнең чиксезен телибез. Изге күңелле, тормышыбызда ышанычлы таянычыбыз һәм киңҗшчебез булуыңа бик рәхмәтле без сиңа. Күңел җылың һәммәбезгә дә җитә: ярдәмчел, туган җанлы, олы йөрәкле булып, тигезлек белән кызыбызның бәхетенә сөенеп яшәргә насыйп булсын иде.
Шәфкатьле дә, тыйнак, сабыр да син,
Итәгатьле, һәрчак хөрмәтле.
Шундый ирне насыйп иткән өчен,
Мин Ходайга мең кат рәхмәтле.
Син бит безнең өйнең нуры, яме,
Ә тормышта олы бер терәк.
Озак яшә, сәламәт бул берүк,
Син бит әле безгә бик кирәк!
Сине яратып: тормыш иптәшең Гөлназ, кызың Айсылу.