Балык бистәсендә яшәүче РАЗЫЯ ФӘЙЗРАХМАН кызы ГАРИПОВАга 60 яшь тула
Кадерле әниебез! Сине күркәм юбилеең белән кайнар котлыйбыз.
Сиңа исәнлек-саулык, тигез, озын гомер, шатлык-куанычлар телибез. Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым дип өзелеп яшәгәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Киләчәктә дә әтиебез белән бергә балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, мул тормышта, бәхетле гомер кичерергә язсын.
Котлы булсын туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Балаларга-әни, туганнарга-туган,
Чын ихластан яши беләсең.
Яшик әле гөрләп бу тормышта,
Йөзләреңдә шатлык сүнмәсен.
Иң изге теләкләр белән: балаларың Рафис-Рәйхана, Фәнис-Гөлназ, Рафиль-Резедә, оныкларың Айдар, Диләрә, Зәринә, Илинә, Әминә, Аишә. Безнең бу теләкләргә әтиебез Габделәхәт тә кушыла.