Добавить новость
Новости сегодня

Бүген Әлмәттә Шигърият бәйрәме үткәрелде (+фотолар)

26 апрельдә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә республикада Туган тел көне билгеләп үтә. Әлмәттә аны 24 апрельгә планлаштырганнар иде. Әмма көн яңгырлы булу сәбәпле, бүгенгә күчерделәр.

Һава торышы, чынлап та, әйбәт булды. Нәниләр дә, укучылар да, иҗат әһелләре дә кояш нуры астында  яраткан шагыйребезгә багышлап шигырьләр сөйләделәр.

 

Быел  мәйданда Габдулла Тукай китапларыннан күргәзмә дә оештырылган иде. Балалар аларны рәхәтләнеп карады, ә икенчеләре шагыйрь иҗатындагы геройларны рәсемгә төшерде. 

Тантана “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән Тукай премиясенә лаек булган җырчы-композитор  Роберт Андреевның әлеге җырны башкаруы белән башланды.

Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы вазифаларын башкаручы Наҗия Хәйдәрова тәбрикләде. Шушы көннәрдә генә башкалабыздан Тукай премиясе белән бүләкләнеп кайткан чәчән шагыйрә Клара Булатова адресына да тәбрикләүләр яуды.

Күркәм гадәт буенча,  Шигырь бәйрәмендә  Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк тапшырылып килә.  2014 ел өчен әлеге бүләк язучы Альберт Хәсәновка, “Әлмәт таңнары” журналисты Ләйләгөл Минаевага, җәмәгать эшлеклесе Роза Сәлмановага һәм Кичүчаттагы Риза Фәхретдин музее директоры Диләрә Гыймрановага, аккордеонистлар Гүзәл һәм Владимир Еремеевларга тапшырылды.

Әлмәттә Шигърият бәйрәме күмәкләшеп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *