Добавить новость
Новости сегодня

" Җиңү салюты" күпләрне янәдән тетрәндерде

Матур булсын тормышлар! Сугыш...Әлеге сүзне ишетү белән,күнелнең иң нечкә кылларына кадэр тетрәп куя.Ул елларның авырлыгын без-яшь буын,эби-бабаларыбызның сөйлэгәннәреннән генә беләбез,тик шулай да,кузләр яшьләнә.Сугыш вакытларының бар ачысын үз җилкәләрендә кутәргән өлкәннәребезне сөендерәсе,күңелләрен күтәрәсе килә. Ветераннарны хөрмәтләп,Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә илебезнең төрле почмакларында бәйрәм чаралары үткэрелә.Безнең район җирлегендә дә 23 нче апрель көнне Трой-Урай авылы клубында "Җиңү салюты" дигән концерт утте.Әлеге чарада без-Олы Әшнәк һәм Кече Әшнәк авылы узешчәннәре дә катнаштык.Нинди номер белән чыгыш ясарга икән дип,озак кына уйландым,һәм Яр Чаллы шэһэрендә яшәп иҗат итуче Фэһим Ибраһимовның"41 нче ел балалары без"шигыре куңелемә утеп керде.Без әлеге әсәрне сәхнәләштердек.Шигырьдә сурәтләнгәнчә,сугыш чорында хезмәт куйган,урман кискән апаларның тормышын ачу өчен,сандык төбендә кадерләп сакланган,бал итәкле күлмәкләрне,йон шәлләрне алдык.Мин шигырь юлларын тамашачыга җиткергәндә,апалар сәхнә түрендә кул пычкысы белән агач кистеләр,балта белән ботакларын чаптылар.Вазих абый Фатихов сүзләренә язылган,"Уфалла арбасы" җырын башкарып,сәхнәдән чыгып киткәндә,залда утыручы олы әбиләрнең күзендә яшь тамчылары күрдем. Әйтерсең,алар яшьлекләре уткән вакытка кабат кайттылар. Хатирәләр күңел түрендә кадерләп сакланса да,башка ул авырлыкларны күрергә язмасын иде!Язмамны башкарган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә. "Үтте гомер,инде олыгайдык. Булмасын ла иде-сугышлар! Матур булсын һәрчак тормышлар!"

Ләйсән Садреева.

.Мин билгеләнгән урынга килгәндә,ак яулыклы апалар автобус килүен зур түземсезлек белән котә иделәр.Үзара сөйләшеп тә алалар.Автобуска утыргач та,Кече һәм Олы Әшнәк авылы апалары яшь чакларын искэ алып,аралашып бардылар.Аларның буген күптәнге хыяллары чынга ашты,алар Изге Болгар җирләренә сәяхәткә чыктылар.Күңелләр җилкенуе дә өстәлдеме,барып җиткәнне сизмәдек тә.Күп тапкырлар барганым булгач,әбекәйләргә барлык биналарның тарихларын сөйләп,таныштырп йөрдем.Әлеге урында күңелләренә барысы да бик якын,соклануларын яшермичә,"Аллага шөкер,килдек әле!"-диеп,сөенеп йөрделәр.Бу сәфәрне оештырган өчен,җирле үзидарә башлыгы Резедә Хөснетдиновага,автобус биреп,юлга озатканга Илфат Хоснетдиновка мен рәхмәтләр укыдылар.Барчасына да хәерле гомер,ныклы саулык сорап,дога кылдылар.Оныкларына,балаларына истәлекле бүләкләр алдылар.Изге урыннарның җылылыгын якыннарына да бүләк итәселәре килде аларнын.Әкренләп,кайтыр юлга кузгалдык.Гарафутдинова Гөлсинә апа юл буе яшь чактагы җырларны җырлап,күңелләрне күтәрде,кайтып җиткәнне сизми дә калдык.Җаннарга сихәт алып,иркенләп аралашып кайттык без бу сәяхәттән.Кабаттан очрашырга һәм Биләр шәһәрчегенә барырга сүз куешып таралыштык.Илфат абый автобус кына бирсен,баралар эле алар,баралар,алла бирса!. 

Ләйсән Садреева.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *