Җиңел атлетика эстафетасы җиңүчеләре билгеле булды
1 май көнне җиңел атлетика эстафетасы булып үткән иде. Аның җиңүчеләре билгеле булды.
I урынны 6-7 нче сыйныфлар арасында - 12 нче лицей командасы, 8-9 сыйныфлар арасында - 7 нче мәктәп, 10-11 сыйныфлар арасында - 5 нче мәктәп командасы яулады.
Уку йортлары арасында I урынны - Нефть техникумы, ә предприятие һәм идарәләр арасында "Шифа" сәүдә-производство комплексы, Ромашкинское РНУ командалары яулады.

