Егетнең гомере мотоциклда өзелә
35 яшьлек егет үзенең “Ямаха” мотоциклын шулкадәр дәрәҗәдә куа ки, хәтта юлдан читкә очып төшә һәм коймага килеп бәрелә.
Яр Чаллыдагы бу вакыйга бәхетсезлек белән тәмамлана – руль артында утыручы имгәнүләрдән үлә, ә аның 36 яшьлек пассажиры авыр хәлдә хастаханәгә озатыла.

