Добавить новость
Новости сегодня

Хатирәләр сандыгын барлаганда табылган җәүһәрләр

Олы Әшнәк авылы китапханәчесе Гөлфия Мөхәмметшина авылдашларын китапханәгә кич утырырга чакырды. Күршегә керү, аулак өйләрдә утырулар онытылып барганда, авылдашлар аның бу тәкъдименә бик шатланып риза булдылар. Табигатьнең холыксызлануы да аларны туктатып кала алмады. Кичәне Гөлфия апа күп еллар элек төшерелгән фотолар белән таныштырудан башлады. Алар Наил Сәләхетдинов тырышлыгы белән яңартылган булган

. Килгән апалар бер-берсен уздырып, фотода күргән таныш йөзләргә бәйле хатирәләре белән бүлештеләр. Пионер галстугытаккан, ак алъяпкычлы кызлар арасыннан үзләрен эзләп тапканда, аларның күзләрендәге очкыннарны күреп сокландым .Әйтерсең, алар хәзер дә, 13-14 яшьлек япь-яшь кызлар. Укытучыларын, араларыннан бакыйлыкка күчкән сыйныфташларын сагынып искә алдылар. Хатирәләр әкренләп, авылыбыздан чыккан шагыйрьләрнең шигырьләрен укуга, иҗатлары белән танышуга күчте. Сәгать телләре чаба да чаба... Апаларның аерыласы килми, сөйләшәсе сүзләре күп әле. Шул арада, Гөлфия апа кунакларын түгәрәк өстәл янына дәште. Тәмләп чәй эчкән арада, авылыбызның "Урсай", "Шири", "Матаука" чишмәләрен урап кайттылар. Алар белән бер кичәгә эләгүемә сөенеп, күңел дәфтәремә бик күп хатирәләрне теркәп утырдым. Һәрберсенең күңелендә никадәр хазинә саклана икән бит! Кабат очрашырга сүз куешып, авылдашлар өйләренә таралдылар.

Заманында мең җанлы, яшьнәп торган Әшнәкнең һәр кешесенең күңел сандыгында нинди генә хатирәләр сакланмый икән! Әлеге сандыкны ача алганнары очен Наил абый белән Гөлфия апага бик зур рәхмәт. Истәлекле еллар шаукымы арасында югалып калмасын өчен, онык-оныкчыкларыгыз белән ешрак уртаклашыгыз авылдашлар!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *