Добавить новость
Новости сегодня

Зәйдә Җиңү бәйрәме тантанасы югары әзерлектә үтте

Бүген Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантана, көннең салкынча булуына карамастан район халкын, кунакларны күпләп җыйды. Иртән үк сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап җиңел атлетика эстафетасы шәһәр урамнары буйлап үтте. Сәгать тугызда хакимият бинасы каршына җыелган сугыш һәм тыл ветераннарына бәйрәм сәламе тапшырып укучылар, хәрбиләр, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре колонналары, Җиңү бәйрәменә багышланган транспарантлар күтәргән яшьләр, кулларына сугыш ачысын татыган мөхтәрәм бабай-әбиләрнең портретларын тоткан балалар катнашында "Үлемсез полк" акциясе узды. Җиңүчеләрне данлау парады Җиңү Бульварында "Азатлык китерүче солдат" һәйкәле каршында бәйрәм митингы белән дәвам итте. Мөхтәрәм ветераннарыбызны, район халкын башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Татьяна Воропаева, Илшат Әминов республика Президенты, Дәүләт Советы, район җитәкчелеге исеменнән тәбрикләделәр. Театрлаштырылган тамаша, балалар башкаруында патриотик җырлар һәркемнең күңеленә үтеп керде. Биредә үк тыл ветераннары хөрмәтенә ясалган мемориаль комплексны ачу тантанасы да булды. Алга таба бәйрәм чаралары солдат боткасы, оешма-предприятиеләр тарафыннан әзерләнгән "Җиңү Салюты" фестивале, гармунчылар чыгышлары, Җиңү вальсы, концерт программасы белщн дщвам итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *