Добавить новость
Новости сегодня

Әлки районы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итә

Моның кадәр халыкны Базарлы Матак үзәгендәге Азат итүче солдат һәйкәле каршындагы мәйдан моңарчы күрмәгәндер. Иртәдән бирегә бәйрәмчә киенгән ир-атлар, хатын-кызлар, яшьләр, балалар ашыкты. Ә өлкәннәрне олы хөрмәт белән машиналарда алып килделәр. Мәйдан матур итеп бизәлгән, һәйкәл каршында мәңгелек утның ялкыннары җилдә җилферди. Һәркемнең йозендә шатлык катыш тантаналылык. Бүген бит бөтен халык бәйрәме. 

Менә район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев митингның бәйрәмгә әзерлеге турында район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинга җиткерә. Шуннан җиңү парады башланып китә. Мәйдан аша акрын гына ДОСААФ, район эчке эшләр бүлеге, янгын хезмәте, үзәк хастаханә, сугышчан конфликтлар ветераннарының "Боевое братство" оешмасы машиналары уза. Машина әрҗәләрендә 1941 елның фаҗигале җәен чагылдырган күренешләр.  Аларны районның мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән. Техника үтеп бетүгә мәйданга Җиңү байрагы һәм аны озатучы байракчылар төркеме керә. Алар артында - сугышта һәлак булган бабаларының фотоларын тоткан үсмерләр - "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар. Шулай ук әфганчылар, эчке эшләр бүлеге, янгын часте хезмәткәрләре, шәфкать туташлары, хәрби-патриотик клублар колонналары да үз урыннарын алдылар.

Аннары митингта катнашучылар күңелләргә бик нык тәэсир иткән әдәби-музыкаль монтаж карадылар. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар сугыш чорына кагылышлы күренешләр белән митингка килүчеләрнең иң нечкә, иң ихлас хисләрен уяттылар.

Әлкилеләрне олы бәйрәм - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, Казан кунагы, табигать ресурсларыннан файдалануны күзәтү буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, хәрби комиссар Виктор Лаврентьев, сугыш ветераны Лев Миндрюков, рухани Андрей Зиньков, Ислам хәзрәт Шәйхетдин, тагын бер кунагыбыз, физика-математика фәннәре докторы, Россиянең атказанган космик техника төзүчесе, районның почетлы гражданины Урал Закиров, яшь буын исеменнән гимназия укучысы Алинә Нәбиуллина котладылар. Фәрит Хәйретдинов Татарстан президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миннехановның мөрәҗәгатен укыды һәм олы юбилейны үткәрүгә зур өлеш керткәне өчен "Мостовик" җәмгыяте директоры Рөстәм Вәлиевка республика лидерының Рәхмәт хатын тапшырды.     

Шуннан соң район ветераннар советы, оешмалар, учреждение һәм предприятиеләр коллективлары исеменнән Азат  итүче солдат һәйкәле итәгенә гирляндалар, веноклар куелды. Бик күп әлкилеләр - олылар да, яшьләр дә чәчәк бәйләмнәре алып килгән иде, алар да Мәңгелек ут янына ятты. Күзләрдә яшьләр җемелдәде. Һәркемнең хәтерендә, мөгаен, сугышта катнашып, илебез азатлыгы өчен ятып калаган, тылда хезмәт куйган якыннарының истәлеге яңаргандыр.

Аннары бәйрәм тантанасына килүчеләр ял паркында солдат боткасыннан авыз итә алдылар. Шунда ук район туган якны өйрәнү музее һәм Базарлы Матак урта мәктәбе музее экспозицияләрен дә карага мөмкин иде. Алда исә әлкилеләрне күңелле концерт, ял чаралары көтә.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *