Иске Әлмәттә дә Җиңү көнен бәйрәм иттеләр (+фотолар)
Бүген "Иске Әлмәт" Мәдәният йорты каршында да Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтте. "Елховнефть" идарәсе ярдәме белән биредә рәсемнәр бәйгесе, концерт оештырылган иде.
Шәһәрнең һәм Татарстанның танылган артистлары чыгышын карарга килүчеләргә сибәләп яуган яңгыр да комачауламады. Килгән кунаклар кыр кухнясында пешкән ботка белән сыйланды, сугыш чорын чагылдырган композицияләрдә фотоларга төште. Арада бабайларының фотосурәтләрен тотып килүчеләр дә бар иде.

