Добавить новость
Новости сегодня

Әлмәтлеләр Җиңү көнен бәйрәм итте (+фотолар)

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әлмәтлеләр бердәм булып  Нефтьчеләр мәйданына җыелды. 

Көннең салкын һәм яңгырлы булуына карамастан яше-карты илебезгә җиңү алып килгән Каһарманнарны хөрмәтләде, ветераннарга рәхмәт белдерде. Бүген Әлмәттә һәм Әлмәт районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 171, "Германияне җиңгән өчен" һәм "Японияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән 53, тол калган 207, балигъ булмаган яшьтә  фашист концлагерьларында тоткынлыкта булган 10, Ленинград блокадасын үз башыннан кичергән 6, тыл хезмәтчәне булып саналган 3500 кеше яши.

Парад башланганчы Җиңү көне белән хөрмәтле ветераннарны, әлмәтлеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин котлады. Шулай ук быел беренче тапкыр Нефтьчеләр мәйданында Мәскәүдәге Җиңү парадын һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлавын да карый алу мөмкинлеге тудыдырды.

Ә парадта запастагы хәрбиләр, Әфган һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, запастагы морякларның “Фарватер”, яшьләрнең “Эдельвейс” клублары вәкилләре, мәктәп укучылары, шәһәрдәге югары һәм махсус урта белем бирү йортлары студентлары катнашты. Аларны сугыш елы техникасы парады алыштырды.

Әлмәтлеләрне “Союз ТМА-15М” космик корабы экипажы да Җиңү бәйрәме белән тәбрик итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *