Исерек хатын-кыз юл һәлакәтенә юлыккан
“ВАЗ-2114” машинасы йөртүчесе 39 яшьлек хатын-кыз тизлекне арттыра һәм каршысына килүче “Лада Гранта” машинасына “ышкылып”, юл чатына килеп төшә.
Бу хәл Түбән Кама районында Чистай- Түбән Кама юлында була. “Ваз-2114” машинасы белән идарә иткән хатын-кыз рульга исерек көе утыра. Аның янында булган 28 яшьлек хатын-кыз һәм 3 яшьлек бала сырхауханәгә озатыла. Бала махсус утыргычсыз булган. Хәзер тикшерү эшләре бара.

