15 майда тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары кабул итә
15 майда Нурлат шәһәрендә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсе начальнигы урынбасары, юстиция полковнигы Ильяс Масаллимов халыкны кабул итә. Моның өчен (884345) -2-68-29 телефоны аша алдан язылып куеп була. Кабул итү Нурлат районара тикшерү бүлегендә була (ул Нурлат шәһәре, Лихачев урамы, 13 нче йортта урнашкан).

