Добавить новость
Новости сегодня

Өстәл теннисы ярышында җиңүчеләр билгеле булды

Балалар белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәгендә  1997-2002 елгы, 2003 елгы һәм яшьрәк кызлар, малайлар арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” Бөтенроссия физкультура спорт комплексы кысаларында Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап өстәл теннисы үткәрелде.

 

Ярышка барлыгы 11 мәктәптән, 66 укучы килгән иде. Балык бистәсе гимназиясе укучылары спортның бу төрендә иң көчле булуларын күрсәттеләр. 1997-2002 елгы үсмерләр арасында пьедесталның өч баскычына да гимназиялеләр күтәрелде. Җаббаров Рәсим-беренче, Сафин Эмиль –икенче, Зиннатуллин Илнур-өченче урынны алдылар. Бу яшь категориясендә кызлар арасында да Ксения Пузырькова (гимназия №1)-беренче, Алия Галиева (гимназия №1)-икенче булды. Өченче урында Ямаштан Низамова Илүзә калды. 2003 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында Агзямов Инсаф (Күгәрчен)-беренче, Решетилов Илья (гимназия №1) –икенче, Ахмадиев Айнур (Күгәрчен) –өченче урыннарны алдылар. Бу яшь категориясендәге кызлар арасында Ризәлә Халилова (Балык бистәсе 2нче номерлы мәктәбе)-беренче, Каримова Алисә (Ямаш) икенче, Динмухаметова Алсу (Күгәрчен) –өченче урынны яуладылар. Командалар арасында Балык бистәсе гимназиясе теннисчыларына тиңнәр булмады, (тренер Александр Гурьянычев). Күгәрчен мәктәбе командасы икенче урынга чыкты (тренер Марат Хөснетдинов), Ямаш мәктәбе командасы өченче урынга калды (тренер Алмаз Багавиев).

Җиңүчеләребезгә Мактау грамоталары, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң яшь теннисчыларга Сөнгатуллина Гүзәл белән Халилова Адиләгә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ярышка призларны шәхси әшмәкәр Евгений Владимирович Лылов әзерләде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *