Татар хатын-кызлары форумына зәйлеләр дә бара
15-17 майда Казанда III Халыкара татар хатын-кызлары форумы узачак. Форумда Татарстаннан - 150, Россия төбәкләреннән - 250, чит илләрдән 100 делегат катнашуы көтелә. Мәртәбәле чарада пленар утырыш, Арча уку-укыту йортлары белем бирү һәм тәрбия системасы белән танышу, Кырлайда Габдулла Тукайның мемориаль комплексына сәяхәт кылу каралган. Делегатлар өчен мәдәни чаралар да уйланылган. Форумга Зәйдән дә делегация барачак.

