Добавить новость
Новости сегодня

Зәйдә Василий Николаев истәлегенә гер күтәрү ярышы үтте

Бүген Зәйдә гер спорты буенча 1997-2002 нче еллар аралыгында туган егетләр арасында муниципаль район ачык беренчелегенә ярышлар үтте. Ул инде соңгы биш елда Зәйдә традицион төстә авыр атлетика буенча СССРның, гер спорты буенча РСФСРның, милли көрәш буенча Татарстанның спорт мастерлары исеменә лаек булган Василий Николаев истәлегенә оештырыла. Гер күтәрүдә осталыкларын сынарга Зәйдән берничә команда, Чистай, Азнакай, Яңа Чишмә районнарыннан яшь спортчылар җыйналды. Ярышларны тантаналы төстә ачуда районда гына түгел республикада данлыклы спортчылар буларак танылган мөхтәрәм затлар, Василий Николаевның улы Василий катнашты.

- Әти спортның бик күп төрләрен үз итте. Ул гер күтәрүдә дә, милли көрәштә дә зур уңышлар яулады. Мин үзем дә аның тәэсире белән спортка гашыйк кеше. Милли көрәш буенча спорт мастеры. Әти сөйләве буенча ул хәтта армиядә чакта да бөтен бер часть арасында беренчелекне алган. Ә Чаллы Сабантуенда 70 кг. авырлык үлчәүдә килеш абсолют батыр өчен көрәштә аның 115 кг.лы Ижау спортчысын чистага салуы бөтен Сабантуен шаккатырды. Әтием белән бик горурланам. Хәзер исә аның туган җирендә традицион төстә менә шундый ярыш үткәрелүенә бик шатмын. Бу аның үрнәгендә яшь спортчылар тәрбияләү дигән сүз. Әти вафат булганнан соң аның истәлегенә ярышлар оештыру идеясы белән чыккан мөхтәрәм шәһәрдәшебез Шамил Сәләховка, ул идеяны күтәреп алган район хакимиятенә бик рәхмәтле безнең гаилә. Бәйге озын гомерле булып гер спортында үзен сынаучыларга якты юл күрсәтүче булсын, - диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *