Туган якны өйрәнү музее 30 еллыгын билгеләде
18 май – Халыкара музейлар көне.
Шәһәрдәге туган якны өйрәнү хезмәткәрләре өчен ул быел икеләтә бәйрәмгә әверелде. Чөнки музейга 30 ел тулды. Алар аны, юбилейларда кабул ителгәнчә, зурлап, дусларын чакырып, яңа экспонатларга баеп каршы алды. Бу көн котлау-тәбрикләү, концерт номерларына да бай булды.