Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

"Березка" балалар бакчасында сугыш чоры балалары белән очрашу үтте (ФОТО)

 Бөек Җиңү елы буларак районыбызда чаралар дәвам итә.

Шуларның берсе «Березка” балалар бакчасында үтте. Балалар төрле елларда балалар бакчасында эшләп, ялга чыккан пенсионерларны кунакка чакырганнар иде. Балалар алар хөрмәтенә хәрби җырлар, шигырьләр башкардылар. Бөек Ватан сугышы темасы  бүгенге балаларның күңелен дә тетрәндерә шул. Балалар бакчасында тәрбияләнгән Мария Маслова җырлаганда берәү дә битараф калмады. Чакырылган хатын-кызларның күпчелеге сугыш чоры балалары бит. Ул елларның кайгы-хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган буыннан. Шуңа да күз яшьләрен тыя алмадылар.

Бәйрәм ахырында балалар кунакларга үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Очрашу чәй табыны артында сөйләшү белән дәвам итте.

Чара оешкан төстә, кызыклы узды. Сугыш темасына зур игътибар биргән тәрбиячеләргә зур рәхмәт. Балалар тыныч тормышта яшәүләре өчен кемгә бурычлы булуларын белергә, онытмаска тиешләр. Мондый чаралар балаларда Ватанга мәхәббәт, патриотизм хисләре тәрбиялиләр.

Россия тарихында сугышлар күп булган. 1941-45 еллардагы сугыш иң куркынычы, канлысы, дөнья язмышын хәл иткәне. Без ирекле илдә, тыныч күк астында яшәсен өчен гомерләрен биргән каһарманнарга мәңгелек дан!

Гөлназ Нуриева.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *