Афәрин, Елена!
Зәйле Елена Харитонованың “Татарстанның бриллиант кәләше - 2015” бәйгесендә җиңү яулавы турында хәбәр иткән идек. Якташыбыз 15 майда Новосибирскийда узган “Россиянең бриллиант кәләше 2015” Бөтенроссия бәйгесендә катнашып,
"Россиянең Агата кәләше - 2015" титулы алды. ГРЭСта хезмәт куючы Елена мәртәбәле бәйгедә бу титулга ия булуына бик шат. Якташыбыз шатлыгын без -зәйлеләр дә теләп уртаклашабыз.