Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов авылдашларына сюрприз ясады
Солтан авылы халкы мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын калдырмады.
Бу көнне Хәлим абый авылдашларын матур оөрашу кичәсенә җыйды.
Кичәдә яшьлек дусты Бәдәмша Валеев һәм ветеран укытучы Хәдичәбикә Җамалиева олуг артистның биографиясенә бәйле кызыклы чыгышлар ясадылар.
Академик, профессор, Солтан авылы кияве Тәлгать Галиуллин исә Хәлим абыйның иҗатына тирән тукталды. Авыл үзешчәннәре артист якташлары өчен махсус концерт программасы әзерләгән иделәр.