Әлмәттә ярминкәдә эш тәкъдим итәләр
Мәшгульлек үзәге өч көн – 20-22 май көннәрендә Дәүләт хезмәтләре ярминкәсен уздыра. Чарага 200 ләп эш бирүче дә чакырылган.
Аларга беренче тапкыр эш эзләүче 18-20 яшьлек егет-кызларны, инвалидларны, ирекләреннән мәхрүм итү урынында булып кайтканнарны эш белән тәэмин иткәндә каралган компенсация һәм башкалар җиткереләчәк. Бу көннәрдә инвалидларга да эш тәкъдим итү планлаштырылган.