Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәй мәшгульлек үзәге яңа проектны тормышка ашыра

Зәй мәшгульлек үзәге Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыгы тарафыннан игълан ителгән иң яхшы профориентация проектлары арасында “ Prof навигатор” проекты белән 400 мең сумлык грант отты. Хәзер исә җирле бюджеттан да әлеге проектны тормышка ашыру өчен средстволар каралып, ул гамәлгә ашырылачак. Инде 13 майдан, проектның бер өлеше булып, “Космос” яшьләр үзәгендә VII-VIII сыйныф укучылары өчен төрле һөнәрләргә багышланган кинолекторийлар күрсәтелә башлады. Моңа барлыгы 500 яшүсмерне җәлеп итү күздә тотыла. Проектның икенче өлеше балалар иҗат йорты белән берлектә тормышка ашырылачак. Биредә ике сыйныф бүлмәсе җиһазландырыла. Аның берсе балалар бакчаларында шөгыльләнүче сабыйларга төрле һөнәрләр турында кечкенәдән өйрәтүне күздә тотып әзерләнсә, икенчесе заманча компьютер классы сыйфатында мәктәп укучылары өчен көйләнә. Мөгаен, әлеге сыйныф бүлмәләре яңа уку елыннан эшли башлар, әлегә без аларны җиһазландыру мәсьәләләре белән мәшгульбез, ди үзәк башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлчәчәк Фаршатова.

Моңа өстәп, мәшгульлек үзәге мәктәп укучылары арасында “Минем киләчәк һөнәрем” дип исемләнгән рәсем бәйгесе игълан иткән. Анда катнашкан, жюри тарафыннан сайлап алынган 60 баланы җәйге каникулларда Казанда балаларны төрле һөнәрләргә җәлеп итү максатында ясалган шәһәрчеккә алып бару планлаштырыла. Биредә балалар бер шәһәрдә ипи пешерүче дә, гадәттән тыш хәлләрдән коткаручы да, чәчтараш та, табиб та һ.б һөнәр иясе булып эшләп караячак

Энҗе Әгъләмова

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *