Добавить новость
Новости сегодня

Әлмәттә Тимур Исламов фонды ачылды

XXI гасыр афәтен йоктыручылар арасында хатын-кызлар да, балалар да, үрнәк гаиләләр дә бар. Бәхетсезлек аяк астында.

Танышларыбызның бер ел ут йотып яшәгәннәре әле дә хәтердә. Улларының кулына урамда кар атышып уйнаганда ташланган шприц энәсе кадалган иде. Аны СПИД-үзәккә исәпкә куеп, ел дәвамында тикшереп тордылар. Бәхеткә, үсмерне заман чире әйләнеп узды. Республикада барлыгы 18614 кешедә ВИЧ-инфекция табылган. Билгеле, болар мөрәҗәгать итүчеләр генә. Арабызда мондый диагноз белән исәптә тормаучылар да байтактыр. Аларны тикшеренүгә ничек җәлеп итәргә, гомерләрен ни рәвешле озайтырга?   

– Безгә бу эштә иҗтимагый оешмалар ярдәмгә килә,  – диде Әлмәткә шундый оешмаларның берсен – Тимур Исламов фондын ачу тантанасына килгән республиканың СПИД-үзәге баш табибы Нияз Галиуллин. – Алар ВИЧ-инфекциялеләр, наркотик матдәләр кулланучылар белән профилактика юнәлешендә зур эш башкаралар. Кешеләрнең сәламәтлеген саклау һәм хокукларын яклау фондының әлеге авыруларга ярдәм итә алсын өчен бөтен мөмкинлекләре бар.

Тимур Исламов фонды 2006 елда Чаллыда гамәлгә куелган. Бүген инде фонд филиаллары республиканың төрле шәһәрләрендә эшчәнлек җәелдергән.

– Без Әлмәткә дә файда китерергә телибез. Элек биредә бинабыз юк иде. Хәзер бу проблема чишелде һәм без рәсми рәвештә эшли башлыйбыз, – диде Тимур Исламов үзе. – Эш тәҗрибәбез зур. 15 тән артык проект тормышка ашырылды, дәүләт оешмалары белән тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек итәбез.

Әлмәттә ачылган фонд Түбән Мактамада наркология территориясендә урнашкан. Фонд фикердәшләрне берләштергән. Алар тарафыннан төрле акцияләр, аңлату эшләре уздырыла. Хәзерге вакытта ВИЧ-инфекцияне ачыклауга тест үткәрелә. Дөресен әйтергә кирәк, һәркем дә шифаханәгә барырга атлыгып тормый. Ә экспресс тест 15 минут эчендә сиңа авыруыңны белергә мөмкинлек бирә. Әгәр уңай нәтиҗә була икән, аларга СПИД-үзәккә барырга, анализлар тапшырырга киңәш ителә. Авыруны вакытында ачыклау башкаларны бәладән саклау дигән сүз дә. Нияз Галиуллин искәртүенечә, бер ВИЧ-инфекцияле елына 6 кешегә авыру йоктырырга мөмкин.

– Безнең максат ВИЧ-инфекция һәм наркоманиягә каршы тору, мондый диагнозлыларга эшкә урнашырга булышу, аларны тулы канлы тормышка кайтару, – диде Әлмәттәге филиал җитәкчесе Фәрхәт Навлютов. – Шәһәрдә 2013 елдан эшли башладык. Безнең фонд 500дән артык кешегә консультация белән ярдәм итте, наркотик кулланган 30 кеше реабилитация узды, хәзер алар оешма-предприятиеләрдә хезмәт куялар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *