Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Әлки мәктәбендә “Хәвефсез тәгәрмәч” республика бәйгесенең район туры узды

Түбән Әлки мәктәбендә “Хәвефсез тәгәрмәч” республика бәйгесенең район туры узды.

 

Юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары районның барлык мәктәпләрендә диярлек эшләп килә. Ел саен әлеге ЮИД отрядларының үзләрен өлгерлектә һәм тапкырлыкта сынап каравы инде традициягә әйләнде. Конкурста 9-11 яшьлек ике кыз һәм ике малайдан торган 8 команда ике төрле ярышта көч сынашты.

 

Спорт залында махсус көйләнгән мәйданчыкта “Фигуралы йөртү” этабы узды. Анда катнашучы велосипедны оста йөртә белергә тиеш иде. Ике яктан фишкалар белән әйләндереп алынган тар һәм борылмалы юлларны үтү өчен күп тырышлык сарыф итәргә туры килде яшь инспекторларга. Һәм күбесе барлык сынауларны ялгышсыз уза алды. Нәтиҗәдә малайлар арасында Рәзил Галиуллин (Түбән Әлки), Добрыня Дормидонтов (Чуаш Кичүе), Станислав Мамеев  (Югары Колчурино), кызлар арасында Алсу Билалова (Түбән Әлки), Динара Латфуллина (Түбән Әлки), Настя Будкина (Чуаш Кичүе) бәйгенең бу өлешендә җиңүче дип табылдылар.

Икенче этапта юл йөрү кагыйдәләре буенча тест формасында имтихан тапшырдылар. Биремнәрнең дөрес үтәлешен район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рәис Сафин күзәтте.

–Конкурс беренче чиратта балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүләренә юл куймауны, законнарга хөрмәт тәрбияләүне, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгытуны күздә  тота,–диде баш инспектор.

 

Әлеге этапта Екатерина  Жигулина (Базарлы Матак), Айрат Гәрәев (Түбән Әлки), осталыкларын һәм белемнәрен күрсәтеп, беренче урынны алдылар. Динара Латфуллина (Түбән Әлки), Кристина Милекен (Базарлы Матак), Дмитрий Лапшин (Юхмачы) икенче һәм өченче урыннарга чыкты.

Гомумкоманда бәйгесендә Түбән Әлки беренче, Юхмачы икенче булды. Югары Колчурино, гимназия, Хлебодаровка мәктәпләре командалары, очколары тигез булу сәбәпле, өченче урыннарны бүлештеләр.

 

–Бәйгедә җиңүебезгә бик шатбыз. Аеруча велосипедта фигуралы йөрү ошады. Ә юлда хәрәкәтләнгәндә һәрвакыт кагыйдәләрне үтәргә тырышабыз,–диләр җиңү яулаган команда әгъзалары Алсу Билалова һәм Динара Латфуллина.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *