Рөстәм Миңнеханов Россиянең татар авыллары эшкуарлары ясаган эшләнмәләрне карады
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең X җыенында татар эшкуарлары күргәзмәсе белән танышты. Биредә милли киемнәр, милли зәркән, күн эшләнмәләре, милли тәм-томнар, хәләл ит продукциясе, бал һәм башкалар тәкъдим ителгән. Чувашиянең Шыгырдан авылыннан »Али» авыл хуҗалыгы кооперативы вәкиле Чулпан Пазюкова ат итеннән хәләл колбасалар, казылыклар җитештерүләрен әйтте. «Үзебездә чалына һәм эшкәртелә. Бүген 30 атыбыз бар... Читать дальше...