"Әтиемнең "җинаяте". Уйгырлар хокуклары өчен көрәшүче язмышы
БМОның Кеше хокуклары югары комиссары Мишель Бачелет августта Кытайның мөселманнар яшәгән Синҗан төбәгендәге вазгыять турында хисап чыгарачак. Ул быел майда эш сәфәре белән Кытайга килде, шуннан соң мәгълүмат чаралары Кытай Бачелетка басым ясый, язылган хисапны чыгармавын сорый, дип язды.