"Мәетләрне чыгарырга мөмкинлек юк". Башкортстан хатыннары Русия саклану министрлыгы бусагасын таптый
Башкортстан хатыннары мобилизациягә эләккән ирләрен сугышның беренче сызыгына, утка ташлаганнарына риза түгел. Аларның сөйләвенә караганда, Уфадан озатылган 200 ирнең 27се инде һәлак булган һәм бу сан тагын да артачак. Хатыннарның үзләренә дә артык күп сөйләнгәнгә яный башлаганнар.