"Кечкенәдән үк яратмадым". Кешеләр ни өчен исем алыштыра?
Истанбулда икмәк йорты ачкан башкорт кызы Кирстен Гайнет турындагы мәкаләдән соң күпләр Кирстенның Төркиядә кыстыбый пешерүгә алынуы яисә аның режиссер эшчәнлеге белән түгел, ә башкорт кызы өчен сирәк исеме белән кызыксынды. Азатлык берничә кеше белән исем үзгәртү сәбәпләре турында сөйләште.