Хатынының сәламәтлегенә зыян китергән ир хөкем ителде
Шәһәр прокуратурасы хәбәр итүенчә, шәһәр суды бергә яшәүче хатынына күтәргән 30 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Әлеге ир-егет агымдагы елның 2 гыйнварында алкоголь кулланган хәлдә хатынын сугып ега һәм аннан соң уң күзенә басарга керешә. Әле ярый ул хатынның күзен чыгармый, әмма сәламәтлегенә шактый зыян китерә. Җинаять эшен тикшерү барышында ир-ат үз гаебен тулысынча таный. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 111нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә ул 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителде.