Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Район үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды. ФОТО

Район үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасында мәктәп укучылары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы командалары көч сынашты.
Ярышлар башланыр алдыннан мәңгелек ут янына җыелганнарны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин сәламләде, бәйрәм белән котлап, бәйгедә уңышлар теләде. Менә 80 ләп йөгерешче спорт сызыгына басты. Ир-егетләр белән берлектә хатын-кызларга да 2 километр араны чабып узарга кирәк иде.
 
 
Җиңүне, әлбәттә, иң җитезләр яулады. Берничә ел рәттән бу спорт төрендә үзен сынатмаган Семен Юманов (Иске Матак) мәктәп укучылары арасында бу юлы да финишка беренче килде. Аңардан азга гына калышып Никита Севрикеев (Иске Матак),  Николай Абасев (Иске Матак) икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Укучы кызлар арасында Алена Самарина (Борискино), Валерия Дулатова (Чуваш Борнае), Зилә Гаязова (Базарлы Матак мәктәбе) иң өлгерләр булып чыктылар.
 
 
Район оешмалары һәм авыл җирлекләре командалары йөгерешчеләре арасында Михаил Падюшов (Иске Матак), Василий Павлов (Түбән Кәчи), Фәнил Вәлиев (Карга), Ольга Салюкова (Иске Матак), Ольга Куракова (администрация), Лидия Бухарова (балалар иҗат йорты) призлы урыннарга лаек булдылар.
 
 
Хәрәкәттә – бәрәкәт дигәндәй, эстафета егетләре аяк-кулларны яздырып, күңелләрне җилкендереп, иң мөһиме, яхшы кәеф белән таралыштылар. Ләкин ярышта хезмәт коллективлары аз булды. Карга, Ташбилге, Чуваш Борнае, Түбән Кәчи, Борискино, Чуаш Кичүеннән кала башка авыл җирлекләре йөгерешчеләре эстафетага килмәде.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Ленар Вагизов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *