Добавить новость
Новости сегодня

«Игътибар, балалар!» профилактик акциясе башланды

Балалар иминлеге игътибар үзәгендә

15 майдан республикабыз территориясендә «Игътибар, балалар!» профилактик акциясе башланды. Аның максатлары, бу чорда үткәреләчәк кисәтүле чаралар  турында район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Айрат Сафиуллин сөйли:

 «Игътибар, балалар!» профилактик акциясе җәйге каникуллар чорында балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү, профилактикалауга юнәлдерелгән. Статистика буенча нәкъ менә җәйге айларда 16 яшькә кадәр булган балаларның төрле юл фаҗигаләренә эләгү очраклары арта. Узган ел, мәсәлән, июнь-август айларында республикада булган аварияләрдә 5 бала һәлак булды, 248 е тән җәрәхәтләре алды.

Акция 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар, укучылар, ата-аналар белән юлларда йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмәләр үткәрәләр. Бигрәк тә скутер, велосипедларда йөрүче үсмерләр игътибар үзәгенә алыначаклар.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча балалар өчен махсус утыргычлар юл-транспорт фаҗигасе вакытында үлем очракларын 50 проценттан артыкка киметә. Мисал өчен ерак барасы түгел, апрелҗ аенда Мәскәү-Уфа юлында булган авариядә махсус креслода булуы аркасында гына бала исән калды. Мондый мисалларны тагын да китерергә мөмкин булыр иде. Шунысы куанычлы, район юлларында куркынычсызлык каешын эләктермичә, балаларын креслоларсыз йөртүчеләр саны кимеде. Шулай да юл йөрү кагыйдәләренең бу пунктын үтәмәүчеләр очрап тора әле. Агымдагы елда гына да 73 транспортчы җаваплылыкка тартылдылар. Бу җәһәттән, акия кысаларында “Бала-төп пассаҗир” ункөнлеге дә уздырыла. Аның барышында балаларны махсус креслоларсыз, куркынычсызлык каешын каптырмыйча йөртүчеләрне ачыклау буенча мәктәпләр, балалар бакчалары яннарында рейдлар оештырыла.

Әмма, беренче чиратта, ата-аналар балаларының сәламәтлеге, куркынычсызлыгы турында даими  кайгыртырга бурычлылар.

Илгиз Җамалиев язып алды.

Фото: http://admmegion.ru/news/info/83447/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *