Әлмәттә балалар ышаныч телефоны эшли
Әлмәтнең ашыгыч психологик ярдәм үзәге тарафыннан «Нур» психологик-педагогик үзәге белән берлектә үткәрелә торган акция «Шалтырату адымыннан ярдәм» дип атала.
Белгеч-психологлар шәһәр һәм район мәктәпләренә йөреп, укучыларга теләсә нинди проблемалары белән 8-800-2000-122 номеры аша аноним рәвештә мөрәҗәгать итә алуларын искәртәләр.
Психологлар әйтүенә караганда, ел дәвамында аларга мең ярым шалтырату була икән. Балалар һәм яшүсмерләрне төрле проблемалар борчый: БДИ тапшыру да, сыйныфташлары белән үзара мөнәсәбәт тә, сайлаган институтларына яки техникумга керә алу да һәм башкалар. «Бу телефон номерын әлегә белмәүчеләр күп. Шуңа күрә шәһәрдә яшәүчеләргә аны искәртәсе килә. Психологик ярдәм алу өчен ышаныч телефонына мөрәҗәгать итү мөмкинлекләрен искәртәсе килә», ди белгечәр.

