Сәҗдә кылам сиңа!
Сәҗдә кылам алларыңда,
Яратам дип алда гына.
Мин ышанам: тик син ярат,
Сөйгәнем бул яннарымда!
Сәҗдә кылам: бердәнберем,
Мең кабатлыйм, алдашмыймын!
Сөям сине гомерлеккә,
Уйларым бер, ялгышмыймын!
Сәҗдә кылам: рәхмәтлемен,
Яшик әле бәхет тулып.
Алларыңда бердәнберең,
Син дә яшә сәҗдә кылып.
Вазыйх Фатыйхов.

