Саубуллашабыз, ләкин хушлашмыйбыз,эх Балык Бистәсе
Мәктәпләрдә май ахырында гадәткә кергән матур бәйрәм -“Соңгы кыңгырау” үткәрелә. Узган уку елын йомгаклап балаларны каникулга, чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнарга озатыр чак бу.
Балык бистәсе икенче номерлы мәктәбендә быел унберенче сыйныфны утыз өч бала тәмамлый. Бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгәннәр. Аларның чыгышын карарга район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлманов, мәгариф бүлеге методисты Галия Зәйнетдинова, “Дельфин” спорт комплексы методисты Илназ Шакиров, башкарма комитет җитәкчесе Марат Вәлиев, әти-әниләр килгәннәр иде. Кунаклар укучыларны, ата-аналарны бәйрәм белән котладылар. “Алда торган дәүләт имтиханнарында уңышлар телим, киләчәктә үз юлыгызны табыгыз. Алган белемнәрегез файдалы булсын, тормышта аларны куллана белегез”,- дип укучыларга теләкләрен җиткерде Рөстәм Гыйлманов. Галия Зәйнетдинова укучыларга хәерле юл, имтиханнарны яхшы бирүдә ышанычны аклауларын теләде. Илназ Шакиров бу мәктәптә талантлы балалар гына укуын әйтте һәм укучыларга спортта ирешкән уңышлары өчен диплом, грамоталар тапшырды. Укучыларны алда озын юл көтүен, шушы юлда дуслыкны сакларга кирәклеген әйтеп үтте Марат Вәлиев.
-Бу бәйрәм күңелле, шул ук вакытта ямансу да. Чөнки укучы өчен ул мәктәп тормышында бер генә була һәм истә кала торган бәйрәм. Кичә беренче сыйныфларны каникулга озаттык. Сез дә кайчандыр нәкъ шулар кебек кечкенә генә идегез. Безнең күңелдә сез гел бала булып каласыз. Сезгә караган саен карап торасы килә. Укучыларга уңышлар, ата-аналарга, укытучыларга түземлек телим,-диде мәктәп директоры Илдус Фатыйхов. Аннан соң ул уку алдынгыларына, сыйныфтан тыш эшләрдә актив катнашучыларга мактау кәгазьләре, грамота һәм дипломнар тапшырды. Чынлап та
биредә талантлы балалар укый икән, алты-җиде грамота алучы укучылар аз булмады.
Бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте. Сәхнә түрендә шарлардан ясалган болытлар һәм самолет тора. Унберенче сыйныф укучылары самолетның пилотлары булдылар. Һәр чыгышлары балачак, мәктәп еллары белән саубуллашу һәм укытучыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерүгә багышланган иде.
Беренче сыйныфларның да чыгарылыш сыйныфта укыган апа-абыйларына әйтер сүзләре булды. Аларга соклануларын һәм лаеклы алмаш булачакларын шигъри юллар белән әйтеп бирделәр.
Бәйрәмнән соң укучылар һәм ата-аналар белән аралашып алдым. “Мәктәптән китәсе дә килми. Укытучыларыбыз яхшы күңелле һәм ярдәмчел булдылар. Безгә ныклы белем, тәрбия бирделәр,-ди Диләрә Мифтахова. Айсылу Сабитованың да укытучыларына әйтер сүзе бар. “Миңа бик ямансу. Беренче чиратта укытучыларыбызга түземлекләре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Безне алда зур сынаулар көтә. Аларны уңышлы гына тапшырасы бар”,-диде ул.
-Бик тату булдылар алар. Улым җиденче сыйныфка бу мәктәпкә күчте. Сыйныфташлары аны үз итеп кабул иттеләр. Укытучылары да бик әйбәт булды, рәхмәт барысына да,-Ришатның әнисе Фәридә Нотфуллина. Сыйныф җитәкчеләре Әлфия Равилевна...... укучыларның бик актив булуларын азсызыклап үтте. “Мин үзем дә энергияле, җитез кешеләрне яратам. Укучыларым да һәрберсе үзенчәлекле һәм актив булдылар. Миңа бер дә проблема тудырмадылар,-диде ул укучылары белән горурланып.
Гөлназ Зарипова.

