Әлмәттә чит ил кешеләрен фатирына теркәгән кызга җинаять эше кузгатылган
Әлмәт полиция хезмәткәрләре чит ил гражданнарын ялган килешү буенча теркәү очрагын ачыклады.
19 яшьлек кыз үзенең фатирына шул рәвешчә 9 чит ил гражданинын исәпкә куйган. Аңа карата хәзер законсыз миграцияне оештыру маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.