Әлмәт район башлыгы кубогына Мәскәүдән дә килделәр
“Tennis City” спорт үзәгендә район башлыгы кубогына теннис буенча Бөтенроссия балалар турниры ачылды.
Ярышларны ачу тантанасында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин балаларга теләкләрен җиткерде, “Татнефть” компаниясенә спорт үсешенә керткән зур өлешләре өчен рәхмәтен белдерде. Нефтьчеләр акчасына төзелгән сигез кортлы, 500 урыны булган трибуналы “Tennis City” Россиянең иң яхшы спорт базасы булып танылды. Биредәге спорт мәктәбендә 300 дән артык бала шөгыльләнә. Район башлыгы кубогына турнир быел өченче тапкыр уздырыла. Анда Россиянең 14 шәһәреннән 82 бала катнашты.