Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәт шәкертләре чыгарылыш мәҗлесенә җыелды

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсен тәмамлаучыларның быел беренче тапкыр чыгарылыш мәҗлесе уздырылды. Яшьләр үзәгендә үткән тантанага Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, республика имам-мөхтәсибләре һәм башкалар килгән иде.

Әлмәт мәдрәсәсен агымдагы елда 25 шәкерт – 14 егет һәм 11 кыз тәмамлый. Республиканың гына түгел, илнең дә төрле почмакларыннан җыелган егет һәм кызлар биредә дин сабаклары белән беррәттән әдәплелек турында да дәресләр алган, гарәп теленә өйрәнгән, кичке мәктәптә гомуми белем бирү программасы буенча да  укыган. Ике шәкерт мәктәпне медаль белән тәмамлый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәктер, шәкертләр үз эчләрендә генә кайнап яшәми, шулай ук башка белем бирү учреждениеләре укучылары кебек үк төрле бәйгеләрдә дә катнаша һәм җиңүләр яулый. Мәсәлән, Россия ислам университеты тарафыннан мәдрәсәләрдә укучы шәкертләр арасында оештырылган әдәби бәйгедә Әлмәт мәдрәсәсе кызлары җиңүче булып танылган. Хәзер Илина Хәмзиеваның шигырьләр җыентыгы дөнья күрергә әзерләнә.

Шәкертләрнең күбесе тугызынчы сыйныфтан соң бирегә килгән. Мәдрәсәдә уку өч елга исәпләнгән. Кулларына аттестат алган шәкертләр нәкъ менә мәчет-мәдрәсәләрдә генә эшләргә тиеш дигән сүз түгел. Элеккеге елларда да мәдрәсә тәмамлаучыларның кайсы укуларын Россия ислам университетында, икенчеләре педагогия, медицина юнәлешендәге урта махсус һәм югары уку йортларында дәвам иткән. Күпчелек изге гамәл кыла торган юлдан киткән. Иң мөһиме, тормышта үз урыныңны табу, мәдрәсәдә алган гыйлемеңнән файдалы, әйләнә-тирәгә ярдәм, яраклы булырлык итеп куллану. Бу хакта Камил хәзрәт Сәмигуллин да искәртте.  “ Аттестат, диплом алу ул әле бер белем ачкычы гына. Галим булдым дип уйламагыз, укуны, гыйлемегезне тулыландыруны һәрчак дәвам итегез”, – дип мөрәҗәгать итте шәкертләргә мөфти. 

Әлмәт мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов та шәкертләргә бик матур теләкләрен, нәсыйхәтен җиткерде. Әгәр шартлар булмаса, проблемалар борчыса, кешедә уку кайгысы калмый. Шуңа да Әлмәт мөхтәсибәтенең, шәкертләрнең рәхмәтләрен аңларга була. Мәдрәсәдә белем алучылар тормыш-яшәеш проблемаларыннан азат ителгән – әзер пешкән аш, йокы бүлмәләре җылы, краннан су агып тора һәм башкалар. “Татнефть” ААҖ коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм итә, муниципалитетның да ярдәме саллы.

Чыгарылыш мәҗлесендә һәркемгә – мәдрәсә хезмәткәрләренә дә, остазларга, шәкертләргә дә бүләк таратылды. Шулай ук яхшы укучыларга бер тапкыр бирелә торган стипендия дә әзерләнгән иде.

Миләүшә Гамирова:

– Мин үзем Аксубай районыннан. Өч ел дәвамында төрле фәннәр, Корьән өйрәндек. Мәдрәсәдә безгә татар кызларының нинди булырга, үзләрен ничек тотарга тиешлеген дә иңдерделәр. Минем апам да монда укыган иде. Хыялым – укуымны Әлмәттә медицина көллиятендә дәвам итү.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *