Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балаларның җәйге ялы игътибар үзәгендә

Балаларга ныклы белем бирү белән беррәттән, аларның сәламәтлекләрен саклау район мәгарифенең алгарышлы бурычы булып тора. Бу җәһәттән, балаларның җәйге ялын оештыруга һәр елдагыча зур игътибар бирелә.
19 мәктәптә җәйге сәламәтләндерү лагерьлары оештырыла. Аларда барлыгы 600 бала ял итәчәк. Олы Елга мәктәбе базасында урнашкан “Сәйлән” стационар лагере укучыларның яраткан ял урынына әверелде. Ул быел 15 июльдән 60 баланы кабул итәчәк. Табигать кочагында ял итәргә яратучыларны Бәткедәге “Надежда” палаткалы лагеры көтә. Анда ике сменда 90 бала сәламәтлекләрен ныгыта алачак. 10 мәктәптә хезмәт һәм ял лагерьлары оештыру күздә тотыла. Аларга 200 бала йөриячәк.
 
Республика күләмендәге профильле “Эрудит” лагеры бик кызыклы юнәлешләр (иҗади, бизнес проектлар) тәкъдим итә. Болардан тыш Крымның “Мирас”, ”Яшь физиклар”, Анападагы “Витязево”, Туапсе шәһәрендәге “Солнышко”, “Черноморец” лагерьларында ял итү мөмкинлеге бар.
 
Балалар иҗат үзәге, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, социаль яклау бүлекләре каршында балалар мәйданчыклары оештыру да күздә тотыла. 50 баланы район мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштыру да планлаштырыла икән.
 
Узган атнада мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Нияз Шәйхетдинов җитәкчелегендәге махсус комиссия җәйге лагерьларның әзерлеген тикшерде. Гомумән алганда, мәктәпләр балаларны кабул итәргә яхшы әзерләнгәннәр. Балаларның ялларын файдалы, күңелле итеп уздыру, тәмле итеп тукландыру өчен барлык шартлар тудырылган.
 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *