Әлмәттә законсыз әйләнештән шартлаткыч матдә алынган
Полиция хезмәткәрләре 36 яшьлек әлмәтленең торагын тикшергәндә ау мылтыгыннан 70 патрон һәм порошок рәвешендәге матдә салынган тимер банка табалар.
Тимер банкадагы матдә экспертизага җибәрелә. Тикшерү банкада “Сокол” маркасындагы төтен чыгармый торган дары сакланганлыгын күрсәтә. Хәзер полиция ир-атның бу сугыш кирәк-ярагын һәм дарыларыны нинди максатларда саклавын ачыклау белән мәшгуль. Шикле адәмнең рәсми эш урыны юк, элек хөкем ителгән булган, наркоман буларак профилактика исәбендә тора, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат үзәге. Әлеге факт уңаеннан җинаять эше кузгатылган. Татарстанның ЭЭМ коралларны ирекле рәвештә тапшыруның җаваплылыктан коткаруын һәм акчалата бүләкләр белән билгеләп үтелүен искә төшерә.