Зәйлеләр легендар укытучыны соңгы юлга озатты
Татарстанның атказанган укытучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Икълимә Таҗи кызы Хуҗина 95нче яшендә арабыздан китте. Ул бүген Югары Шепкә авылы зиратына җирләнде. Икълимә Таҗиевна гомер буе матбугат белән элемтәдә булды, соңгы көннәренә кадәр редакциягә хат-хәбәрләр җибәреп торды.
Икълимә Хуҗина 1919 елда Сарман районының Шыгай авылында туган. 1939 елда Алабуга педагогика училищесын тәмамлаганнан соң аны Югары Шепкә мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Күңеленә хуш килгән шушы авылда кала ул. Читтән торып белемен күтәрә: башта Алабуга укытучылар институтын, аннан соң Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый.
Җиңел гәүдәле, һәрвакыт елмаеп торучы мөлаем йөзле Икълимә апа тарафыннан кылынган изге эшләрне санап чыгу өчен күп вакыт кирәк булыр. Тынгысызлыгы хәрәкәтләрендә чагыла иде. Чаңгы ярышларындагы маһирлыгы, үзешчән сәнгатьтәге осталыгы, олы җанлылыгы легендага әйләнде. Ул бер урында армый-талмый 60 ел дәвамында балаларга белем һәм тәрбия бирде. Шуңа күрә ул күпсанлы Мактау грамоталарына, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булды.