Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Китап – белем чишмәсе

Балаларның белемнәрен ныгытуда, тел байлыгын арттыруда, дөрес сөйләү һәм грамоталы язу күнекмәләре тәрбияләүдә китап укуның файдасы бәхәссез. Һәм безнең Әхмәт авылы китапханәчеләре мәктәп балалары белән эшләүгә зур игътибар бирәләр. 
Минем укучыларым мәктәп китапханәсенә дә, авыл китапханәсенә дә бик яратып йөриләр, әкиятләр, шигырь китаплары алалар. Китапханәләрнең икесендә дә балалар өчен кызыклы  әдәбият күп. Китапаханәчеләр Гөлнур Мөхәммәтшина һәм Лилия Хәйруллина балаларны ачык йөз белән каршы алалар, аларның яшьләренә туры килердәй китаплар тәкъдим итәләр. Укыган китаплары турында балалар дәрестә сөйлиләр. Бу укытучы эшендә дә ярдәм итә. Узып баручы уку елында мәктәптә сәнгать атналыгы үткәргән идек. Гөлнур Мөхәммәтшина анда укучылар өчен төрле ярышлар, викториналар оештырды. Балалар анда бик теләп катнашты.
Авыл китапханәчесе Лилия Хәйруллина узган ел азагында беренче сыйныф укучыларына "Мәдәни көндәлек"ләр тараткан иде. Укучыларым әлеге көндәлекләрне зур кызыксыну һәм мавыгу белән тутырдылар, тырышып-тырышып биремнәрен үтәделәр. Укучыбыз Айназ Хәйруллин "Мәдәни көндәлек" проектының иң актив 30 укучысы арасына да керде һәм диплом белән бүләкләнде.
Лилия Хәйруллина авыл клубы эшен оештыруда да  актив катнаша. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әзерләнгән  театральләштерелгән күренештә дә ул үз ролен бик оста башкарды. Белүемчә, район үзәкләштерелгән китапханә системасы җитәкчеләре дә Лилиянең хезмәтен югары бәялиләр.
Китап – белем чишмәсе, күңел байлыгы. Авыл китапханәләре беркайчан  кешедән бушамасын, андагы китаплар кулдан-кулга йөртеп укылсын иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *