Шешәдәшенә пычак белән ташланган
Бергә кәеф-сафа корып утыргач, дуслар арасында ызгыш чыга. Берсе үзенең шешәдәшенең эченә 4 тапкыр пычак белән кадый.
26 яшьлек егетне авыр тән җәрәхәтләре белән Бөгелмә сырхауханәсенә алып китәләр.
“Сәламәтлеккә авыр зыян салу” маддәсе буенча җинаять эше ачканнар. Хәзер тикшерү бара.

