Йортны шартлатмас өчен 5 миллион сум сораган?!
Шушы көннәрдә гаҗәп бер вакыйга булган. Полиция бүлегенә йортны шартлаталар дигән хәбәр килә.
31 яшьлек ир аны булдырмас өчен полиция хезмәткәрләреннән 5 миллион сум акча сорый. Әйтелгән адрес буенча оператив төркем китә. Баксаң, бу ялган чакыру булып чыга. Әлеге ир психоневрология диспансерында исәптә торган икән. Бу хәл Алабугада була.

